Акыл кермәүчеләрнең автомобиле конфискацияләнә
Балтач судында исерек шоферлар белән бәйле эшләрне гел карап торалар. Шундый эшләрнең берсе, инде кабаттан алкоголь кулланып эләккән шоферныкы булды
2019 елның 27 мартында Норма авылында яшәүче ир-ат Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсе нигезендә гаеп-ле дип табылып, машина йөртү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм ителгән була. Тиешле вакыт узганнан соң шофер яңадан машина йөртү хокукын кайтара алмый, чөнки имтиханны бирә алмый. 2024 елның 21 июнендә ул машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, автомобиле белән идарә итеп, ЮХИДИ инспекторларына эләгә. Бу адымы өчен административ җаваплылыкка тартылып, 10 тәүлек утырып чыга. Ләкин, әлеге шофер өчен болар акыл булмый. Быелның 27 маенда ул яңадан алкоголь кулланган килеш «Форд Фокус» автомобиле белән идарә итә. Кайтыр юлда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, беркетмә төзиләр. Судта ул үз гаебен тануын җиткерә, сыра эчкән булуын әйтә.
Балтач район судының судьясы И. Шәйдуллин Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм ике ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Шулай ук җәза буларак, 300 сәгать мәҗбүри эш билгели. Ә «Форд Фокус» автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев