Алкоголь кулландыңмы, җәяү йөр
Юл-транспорт һәлакәтен теркәгән вакытта, “Шевроле Нива” шоферыннан алкоголь исе килүен сизеп, инспектор аңа алкотекторга өрергә тәкъдим итә
12 июнь көнне төнге сәгать 2 тулып 30 минутта Казан шәһәренең Сеченов урамында райондашыбыз идарә иткән “Шевроле Нива” автомобиле башка машинаның көзгесен эләктереп, урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырыла.
Юл-транспорт һәлакәтен теркәгән вакытта, “Шевроле Нива” шоферыннан алкоголь исе килүен сизеп, инспектор аңа алкотекторга өрергә тәкъдим итә. Шофер каршы килми һәм алкотектор күрсәткече 0,757 мг/л булып, чынлап та аның алкоголь куллануын раслый. Башта бу факт белән килешкән шофер ахыр чиктә сүзләреннән баш тарта һәм беркетмәгә кул куймый.
Аңа да карамастан, Я. авылы кешесенең гаебен раслый торган видеоязмалар да табыла һәм Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип табып, аны бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев