Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Алкоголь кулланган автобус шоферы эшкә чыккан һәм...

Районыбызда алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә каршы җитди көрәш бара.

Суд залының гаеплеләр эскәмиясенә бу юлы бистәдә яшәүче шофер утыра. Ул 9 март көнне иртәнге 7 тулып 21 минутта юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан туктатыла. Инспектор шоферның документларын тикшергән вакытта аннан алкоголь исе килүен сизеп ала, шоферның сөйләшүе дә ачык булмый, шуннан соң шофер патруль машинасына утырырга чакырыла. Шоферга барлык хокуклары аңлатылып, махсус приборга өрергә кушыла. Прибор шоферның алкоголь куллануын раслый, 0,289 мг/л күрсәтә.

Судта шофер үзенең 8 март көнне кичтән аракы эчүен, иртән автобус белән чираттагы рейска чыгып киткәч, инспекторлар туктатуын җиткерә. Шофер булып эшләүдән тыш башка эше булмавын да әйтә.

 Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.

Автобуста шофер булып эшләүче кешенең айнып бетмәгән килеш рульгә утыруын, шул килеш кешеләр йөртүен аңлап бетерү мөмкин түгел. Кеше гомерен кайгыртасы урынга, акча эшләү беренче урынга чыгып баса түгелме соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоферлар