Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Алкоголь куллансаң, машинага утырма!

Бистәнең Гозәеров урамында участок вәкиле «Газель» машинасын туктата...

2024 елның 7 декабре көнне бистәнең Гозәеров урамында участок вәкиле «Газель» машинасын туктата. Шоферга бөтен хокуклары аңлатылып, алкотекторга өрергә тәкъдим ителә. Алкотектор күрсәткечендәге саннар – 0,568 мг/л шоферның исерек булуын раслый. Бу инде аның Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә гаепле булуын күрсәтә.

Судка чакыру кәгазе алса да, шофер суд утырышына килми. Аннан башка гына каралган әлеге административ хокук бозу эше нәтиҗәсендә, судья шоферны 1 ел да 8 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф сала.

Хәзерге заманда юлларда йөрүне куркынычсыз дип әйтеп булмый. Бигрәк тә алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артында йөрүчеләр әледән-әле очрап торганда. Алар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә күпме кешегә зыян китерелә, кызганычка, кайберләренең гомере дә өзелә. Ләкин, салмыш килеш транспорт белән идарә итүчеләр генә моны соң аңлый. Аңламаучылары да бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев