Алкоголь җүнлегә илтми
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба
21 июнь көнне төнге 12 тулып 05 минутта Чепья авылының Татарстан урамында ЮХИДИ инспекторы «Лада Приора» автомобилен туктата.
Шофер белән аралашкан арада инспектор аннан алкоголь исе килүен сизеп, аңа барлык хокукларын аңлатып, ДПС машинасына күчеп утыруын сорый. Шоферга махсус приборга өрергә кушыла, ул инде чыннан да алкоголь кулланган булуын раслап, 0,547 м/г күрсәткечен бирә. Шофер гаебен танып, беркетмәгә кул куя.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев