Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Авыл ерак дип, эчеп йөрисе түгел

Егет дигәч тә, сүз өч балалы ир-ат турында бара, димәк, акыл күптән кергән булырга тиеш.

Алан авылы егете N.ның авыл урамы буйлап, исерек хәлдә машина белән идарә итүе турында судка кергән материалларны укыгач, «туган авылым урамын, кабат-кабат урадым», дигән җыр сүзләре хәтергә килә. Егет дигәч тә, сүз өч балалы ир-ат турында бара, димәк, акыл күптән кергән булырга тиеш.

Агымдагы елның 26 августында, өйләдән соң, аның сүзләре буенча, ул 300 грамм ак аракы куллана. Бу микъдардагы спиртлы эчемлекнең тәэсир итү көче беткәч, тагын бәйрәмне дәвам итү хастәрен күрергә кирәк бит, героебыз «Лада» машинасына утырып, кибеткә юл ала. Әллә һавадан карап торганнар диярсең, кибет янында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре каршы ала. Машина белән идарә итү документларын тикшергәннән соң, алар безнең "батыр егет"ебезгә махсус приборга өрергә кушалар, ә андагы күрсәткечләр аның хәйран күләмдә спитрлы эчемлек кулланганын күрсәтә. Бәлки тотылмамын әле, дигән ир-атның кикриге шиңә, ул үз гаебен таный.

Балтач җәмәгатьчелек суды утырышында ул төзелгән беркетмәләрнең дөреслеген инкарь итмәде. 30 мең сум күләмендә акчалата штраф һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итүдән мәхрүм ителгән гаилә башлыгына тормышны алып бару кыенлаша, бу турыда руль артына утырганчы уйларга кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев