Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Балтачта исерек шофер инспектордан беркетмә төземәвен сораган...

Алкотектор шоферның алкоголь кулланган булуын раслап, 0,690 мг/л күрсәтә

Алкоголь кулланып, транспорт чарасы белән идарә итүче шоферлар, аларга карата кулланыла торган штрафлар турында күпме генә сөйләнеп һәм язылып торылса да, исерек шоферлар саны кимеми.

 

Патрульдә булган ДПС инспекторы һәм участок вәкиле 1 май көнне Чутай авылының Комсомольская урамында төнге 23 сәгать 38 минутта «Тойота Алфард» маркалы автомобильне туктатырга телиләр, ләкин машина йөртүче бу таләпне үтәмичә, китеп бара.

 

Инспектор һәм участок вәкиле патруль машинасы белән автомобильнең артыннан барып, аны туктатуга ирешәләр. Инспектор шоферның алкоголь кулланган булуын аңлап алуга, аңа үзләренең машиналарына күчеп утырырга һәм алкотекторга өрергә тәкъдим итә. Шофер үзенең алкоголь кулланган булуын таный һәм беркетмә төземичә генә китәргә рөхсәт бирүләрен сорый. Ләкин бар да закон таләп иткәнчә эшләнә. Алкотектор шоферның алкоголь кулланган булуын раслап, 0,690 мг/л күрсәтә. Шофер инспектор тутырган беркетмә белән килешеп, имзасын да куя. Ләкин судка шофер үзе килми, адвокатын җибәрә. Соңгысы исә шофер дип кабул ителгән кешенең рульдә утырмавын әйтә. Яклаучысының гаепле булмавын җиткерә.

 

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев