Бер тырмага ике басу...
Судта шофер үзенең 12 апрель көнне кичтән аракы эчүен әйтә, гаебен тануын җиткерә.
Республикада һәм шул ук вакытта районыбызда да алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә каршы җитди көрәш бара. Суд залының гаеплеләр эскәмиясенә бу юлы Көшкәтбаш егете туры килә. Ул 13 апрель көнне иртәнге 7 тулып 38 минутта юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан Урта Көшкәт авылында туктатыла. Егеттән алкоголь исе килүен сизгән инспектор аны патруль машинасына утырырга чакыра, шоферга барлык хокукларын аңлата һәм махсус приборга өрергә куша. Прибор шоферның алкоголь куллануын раслый, 0,560 мг/л күрсәтә.
Судта шофер үзенең 12 апрель көнне кичтән аракы эчүен әйтә, гаебен тануын җиткерә.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара. Бу язманы шулай итеп тәмамлап та булыр иде, ләкин шушы ук шофер 18 апрель көнне янәдән алкоголь кулланган килеш руль артына утыра. Иртәнге 7 тулып 5 минутта ЮХИДИ инспекторы аны «Балтач-Әтнә» юлының бишенче чакрымында туктата. Алкогольне тикшерә торган махсус прибор бу юлы да алкоголь кулланган булуны раслый. Суд утырышында Көшкәтбаш егете алдагы көнне кичтән сыра эчкән идем, дип аңлата. Бер тырмага ике басу җиткәндерме бу егеткә, юкмы, анысын инде вакыт күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев