Дуслар белән очрашсаң — эчмә, эчсәң — рульгә утырма
Документларны тикшерәләр, махсус приборга өрдерәләр
Бу әйтемне күп шоферларның ишеткәне бардыр инде. Ишетүен ишетәбез, әмма тормышта аңа колак саласы килми шул. Ә бу үз чиратында кирәкмәгән проблемалар китереп чыгара.
Сосна авылында булган хәл нәкъ шундыйлардан. 29 апрель төнендә дуслар белән кәефләнеп алган Сосна егете урам буйлап үзенең иномаркасында өенә җилдерә. Әмма өйгә кайту юлын әллә каян пәйда булган ЮХИДИ хезмәткәрләре бүлә. Документларны тикшерәләр, махсус приборга өрдерәләр. Ә ул шофер егетнең спитрлы эчемлек кулланганын күрсәтә. Егет үзе дә каршы килми, эчкәнлеген инкарь итми. Тиешле беркетмәләр тутырганнан соң, шофер машина белән идарә итүдән читләштерелә, эше район җәмәгать судына тапшырыла.
Балтач район җәмәгать суды, барлык рәсми кәгазьләрне өйрәнеп, аңлатмалар алганнан соң карар кабул итә: Сосна авылында яшәүче N. ны Россия административ Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган хокук бозуы өчен 1 елда 6 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 45 000 сум күләмендә штраф түләтергә.
Суд карары көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев