Эчкәч, бар да батыр
Инспекторлар аңа махсус приборларга өрүне сорыйлар, әмма шофер моннан баш тарта
Узган елның 25 ноябрендә сәгать кичке өчләрдә, Балтач бистәсенең үзәгендә урнашкан Ленин урамы буйлап чит ил машинасы элдерә. Машинаның тиешенчә идарә ителмәгенә ЮХИДИ инспекторлары игътибар итәләр. Машианы туктаткач, аның белән идарә итүче Х.Хәкимовтан спиртлы эчемлек кулланганы сизелә. Инспекторлар аңа махсус приборларга өрүне сорыйлар, әмма шофер моннан баш тарта. Бу очракта Хәкимовка район үзәк хастаханәсенә барып тикшеренү узарга тәкъдим ителә, әмма ул бу эшне дә башкарудан баш тарта.
Мондый очракта, машина йөртүчегә спиртлы эчемлекләр кулланган өчен барыбер беркетмә төзелә. Шофер егеткә дә тиешле беркетмә тутырыла, ул үзе дә аның дөреслеген суд барышында инкарь итми.
Инде 2026 елга аяк баскач, бу эш буенча район җәмәгать судының утырышы үтте. Суд каравына кертелгән беркетмәләр, аңлатмалар нигезендә эш каралды һәм Х. Хәкимов 45 мең сум штраф түләргә тиеш, дип карар кабул итте. Шулай ук ул бер ел да алты ай транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителде.
Карар көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев