Эчкән килеш руль артына утырмау хәерле
Соңгы елларда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче шоферлар саны да, алар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре дә артып тора.
Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле хәл катлау-лы булып кала, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Мондый аяныч хәлләргә килеп җитмәүне күздә тотып, ЮХИДИ инс-пекторлары һәм учас-ток вәкилләре даими рейдлар уздыралар. Алар авылларда да, район үзәгендә дә спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларны булдырмау өчен җитди күзәтүләр оештыра.
Шундый күзәтүләрнең берсе барышында — 24 февраль көнне бистәнең Р. Фазлыев урамында көндезге сәгать бер тулып киткәч, ЮХИДИ хезмәткәрләре «Mitsubishi Lancer» автомобилен туктаталар. Шоферның документларын тикшергән вакытта, аннан алкоголь исе килүен сизеп, махсус приборга өрүен сорыйлар. Ул исә чыннан да шоферның алкоголь кулланган булуын күрсәтә.
— 23 февраль көнне аракы эчкән идем, гаебемне таныйм, — ди шофер.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев