Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Яңа елга арт белән керү

Суд карары көченә кергән

Яңа, 2026 ел алдыннан булган бу юл-транспорт һәлакәтен шулай, дип атамыйча булмыйдыр. 2025 елның 30 декабрь кичендә Чепья үзәгендә «Авылым» кибете тукталышында Улисьял авылында торучы шофер N., артында «Лада-Калина» машинасы торганына игътибар итмичә, артка тизлек белән чигенеп аңа килеп бәрелә. Алай гына түгел, артыңда машина тора дип кисәтүгә дә карамый ул. 

Урынга чакырылган ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, бу эшнең шаһитләре барында авызыннан исерткеч эчемлек исе килгәнлектән бәрелешүнең сәбәпчесенә махсус приборга өрергә кушалар. Әмма «батыр егет» моны эшләүдән баш тарта. Алай гына түгел, хастаханәгә барып, анализлар бирүне дә катгый рәвештә кире кага. Нәтиҗәдә, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре шаһитлар катнашында тиешле беркетмәләр тутырып, аның эшен судка җибәрәләр. 

Җәмәгать суды карары нигезендә артка йөрергә яратучы шоферга 45 мең сум штраф түләргә һәм бер ел да тугыз ай транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагарга туры килә. 
Суд карары көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев