Исерекләрне штраф куркытмый
Судта шофер үзенең гаепле булуын таный
21 июнь көнне кичке җиде тулып киткәч, Кариле урамында ЮХИДИ инспекторы «Лада Веста» автомобилен туктата. Документларын тикшергән вакытта шоферның алкоголь кулланган булуыннан шикләнеп, инспектор аңа ДПС машинасына күчеп утырырга куша, шоферның барлык хокуклары да урында ук аңлатыла. Алкотектор белән тикшергәч тә, ул алкоголь кулланган булуны раслап, 0,906 мг/л күрсәткечен чыгара.
Судта шофер үзенең гаепле булуын таный. 21 июнь көнне аракы эчкәннән соң, руль артына утырып, Балтачтан Карилегә юл тоткан булуын җиткерә. Ләкин юлында ЮХИДИ инспекторлары очрап, аны туктаталар.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да җиде айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев