Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Суд залыннан

Җитми калган

Бу вакыйгага нәтиҗәне район җәмәгать суды ясады

16 апрель кичендә берүзенә бер шешә ак аракы чөмергән K. бу бәйрәмне дәвам итәргә уйлый һәм үзенең тимер атына утырып күрше авылга юлга чыга. Кили авылының Тукай урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата.

Документларны тикшергәннән соң, шофер авызыннан хәмер исе килгәнлектән, аны махсус приборга өрдерәләр. Прибор исә шоферның спиртлы эчемлек кулланганын күрсәтә.

Бу вакыйгага нәтиҗәне район җәмәгать суды ясады. Нормабаш авылында яшәүче К. ны Россия административ Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган хокук бозуы өчен 1 елда 6 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 45 000 сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар кабул ителде һәм ул үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев