Карадуган авылы урамында исерек шофер
Документларны тикшергән вакытта шофердан хәмер исе килә
Арча районының Урта Сәрдә авылында туган, бүгенге көндә районыбызның бер авылында гаилә корып яшәүче гаилә башлыгы, үз машинасына утырып, Карадуган авылының төп урамыннан барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Документларны тикшергән вакытта шофердан хәмер исе килә.
Махсус приборга өрдереп караганнан соң, аның алкоголь кулланганы ачыклана, ул үзе дә моны инкарь итми.
Төзелгән беркетмәләр район җәмәгать суды каравына кертелә. Суд исерткеч эчемлекләр кулланган шоферны бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм дәүләт файдасына 45 мең сум штраф түләргә дип карар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев