Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Кыек эшләр билгесез калмый

Күптән түгел район судында кеше мөлкәтенә кул сузучының эше карала

Кариле авылында яшәүче В. кибеттән товарлар урлап, 1098 сум 59 тиенлек зыян китергән. Зыян күрүче Р. аңлатуынча, ревизия вакытында кибеттә коньяк җитмәве ачыклана. Видеоархивны караганда, 2024 елның 13 декабрендә гражданин В.ның хатыны белән кибеткә килеп товарлар алуын ачыклаганнар. Алар хатыны белән бергә түләгән азык-төлектән тыш, В. бер шешә коньяк һәм сыр алып, аларны кесәләренә тыга. Кассада бу товарларны күрсәтми, шул рәвешле алар өчен түләми.

Шаһит сыйфатында сорау алынган әлеге гражданинның хатыны судка күрсәткәнчә, алар ире белән өйгә кайткач, пакетны бушаткан вакытта анда бер шешә коньяк белән сыр күреп ала һәм алар өчен ире түләргә оныткандыр дип уйлый.

Балтач районы судында әлеге эш каралып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  7.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә В.га дәүләт файдасына 3000 сум күләмендә административ штраф салына.

 

Хөрмәтле райондашлар, шуны онытмагыз, бүгенге көндә һәрбер кибеттә видеокамералар урнаштырылган. Шуңа да сезнең бер генә кыек эшегез дә билгесез калмаячак!

 

В. Тимербаев,

Балтач районы судының 1нче суд участогы җәмәгать судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев