Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Машина йөртү хокукы булмаган иренә машина биргән өчен райондашыбызга 30 мең сум күләмендә штраф салына

Район судына Балтач районында яшәүче О. ханымнан шикаять керде, ул Балтач районы буенча ЮХИДИ җитәкчелеген үзен административ җаваплылыкка тарту карарын (РФ Административ Хокук бозулар турындагы кодексның 12.7 маддәсе, 3нче бүлеге) кире кагуны сорый, бернинди дә хокук бозулар булмады, дип белдерә.

Шикаятьтә күрсәтелгәнчә, О. ханым “Шеврале - Нива” машинасын идарә итү өчен берәүгә дә бирмәгән, шуңа күрә карарны законсыз дип саный. 

Суд утырышында О. ханым шикаятен куәтләп, узган елның 27 апреле көнне тормыш иптәшенә машинасын бирмәве турында әйтте һәм иренең машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүен белмәве турында җиткерде. 

Шикаятьчене тыңлаганнан соң, шаһитләр күрсәтмәсен дә исәпкә алып, тикшерү материалларына нигезләнеп, суд түбәндәге нәтиҗәгә килде. 

РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.7 маддәсе, 3нче бүлеге нигезендә, машина йөртү таныклыгы булмаган яки транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән затка (әгәр таныклык алу өчен укымаса) транспорт чарасы биргән өчен 30 мең сум күләмендә штрафка тарту каралган. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктының 3нче абзацында күрсәтелгәнчә, исерек, дару-препаратлар йогынтысы астында булган, авыру һәм хәлсез кешегә (машина йөртергә өйрәнүдән тыш), машинаны идарә итүгә бирү тыела. 

РФ Административ хокук бозулар Кодексының 24.1 маддәсе нигезендә, административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча эш итү бурычлары ике яклы, тулы, объектив һәм һәр эшнең халәте законга тәңгәлләштерелеп, үзвакытында хәл ителә. РФ Административ хокук бозулар кодексының 26.1 мәддәсеннән күренгәнчә, административ хокук бозуларны ачыклаганда административ хокук бозу вакыйгасы, гаепле затлар, һәм эшнең дөрес чишелешенә йогынты ясаучы очраклар карала. Югарыда күрсәтелгән очрак буенча да РФ Административ хокук бозулар Кодексының 26.2 маддәсенең 1 һәм 2 бүлекләре нигезендә, чынбарлыктагы фактлар эшнең дөрес хәл ителешен раслаучы булып тора. 

О. ханымга да 28 апрель көнне машинасын йөртү хокукы булмаган кешегә, ягъни ире И.га биргән өчен РФ 12.7 3 бүлеге нигезендә, 7 сәгать 20 минутта беркетмә төзелә, әйткәнебезчә, 30000 сум күләмендә штраф та салына. 

Суд соратып алган материаллардан күренгәнчә, машина март аенда К. исемле иптәшнеке була һәм апрель аенда ул аны әлеге О.ханымга сата. Бу сату-алу килешүендә күренә, шулай итеп О. ханым әлеге машинаның чын хуҗасы булып тора. Ирдән сорау ала башлагач, ул машинаны хатынына әйтмичә генә алып чыгып китүе һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүе турында хатыны белмәве турында әйтте. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, И. кагыйдә бозуы белән килешә, гаебен таный. О. ханымның иренең таныклыктан мәхрүм ителүе турында берни дә белмәвен суд кабул итмәде, ир белән хатын булып бергә гомер иткәч, белми калу мөмкин түгел дип тапты. “Иремә машинаны мин бирмәдем”, дип әйтүен дә суд җаваплылыктан качарга тырышу дип карады. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, машинаны биргән О. ханым иренең машина йөртү таныклыгы бармы-юкмы икәнлегенә инанырга тиеш иде. Шулай итеп, О.ханымның административ җаваплылыкка тартылуы югарыда күрсәтелгән фактлар нигезендә расланды. Суд карары нигезендә, О.ханымга карата административ хокук бозу турындагы карар үзгәрешсез калды, О. ханымның шикаяте канәгатьләндерелмәде.

Э. Хаҗиева,

 Балтач район суды судьясы

Фото: Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев