Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Пивосы градуслы булган...

Суд карары 10 тәүлектән соң үз көченә керәчәк.

Соңгы вакытларда районыбыз юлларында автомобиль белән исерек килеш идарә итәргә яратучылар саны артты, дип әйтергә нигез бар, моны Балтач җәмәгатьчелек судында карала торган эшләрнең күп булуы раслый.

Менә бу атнада гына җәмәгатьчелек судының икенче номерлы участогына шундый дистәгә якын эш кергән.

Алар арасында төрлесе бар. Мәсәлән, 14 июнь көнне бистә янындагы авылда яшәүче N. эштән кайтыр алдыннан пиво эчә. Аның аңлатуынача, ул пивоны алкогольсез, дип уйладым, ди.

Авыл башындагы тукталышта автоинспекторлар туктатып, тикшереп, өрдерә башлагач, пивоның градуслы икәне ачыклана. Беркетмә төзергә пүнәтәйләр чакырыла, ул үзе дә өрдергән вакытта алкоголь парларының ачыклануын кире какмый.

Судта бу эшне карау барышында, аңа карата төзелгән беркетмәнең дөреслегенә, аның хокукларны аңлатуга бәйле сорауларга шикаять белдермәде. Судның кабул ителгән карары бу очракта кырыс, әмма гадел.

30 мең күләмендә акчалата административ штраф түләргә һәм билгеле вакытка машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә. Судның бу карары 10 тәүлектән соң үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев