Райондашыбызга 45000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде
Транспорт чарасы белән исерек хәлдә, шул ук вакытта транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш идарә иткән өчен административ штраф билгеләнгән.
Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен җәза бик кырыс. Әмма барыннан да элек һәр машина йөртүче исерек булуның җәмгыять өчен куркыныч булуын истә тотарга тиеш.
Транспорт чарасы белән исерек хәлдә, шул ук вакытта транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш идарә иткән өчен административ штраф билгеләнгән.
ТР Балтач суд районы буенча икенче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан РФ КоАП 12.8 маддәсенең 3 нче өлешендә каралган административ хокук бозу турындагы эш каралды. Суд утырышында ачыкланганча, Куныр авылында яшәүче РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 һәм 2.7 пунктларын бозып, транспорт чарасы белән исерек хәлдә һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган хәлдә идарә иткән.
Суд утырышында җәлеп ителүче зат хокук бозу белән ризалашкан, гаебен таныган. Административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча, гражданин РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм 2 төркем инвалид булуын исәпкә алып, аңа 45000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.
Карар законлы көченә керде.
Оксана Мухина,
Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча икенче суд участогының суд утырышы секретаре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев