Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Сыра гына димәгез...

Суд залыннан

29 июль көнне бистәнең үзәк урамында ЮХИДИ инспекторы «ВАЗ-210740» автомобилен туктата. Документларны тикшергән вакытта инспектор шофердан алкоголь исе килүен сизеп ала, шоферның сөйләшүе дә ачык булмый. Шоферның исерек булуыннан шикләнеп, инспектор аңа барлык хокукларын да аңлатып, ДПС машинасына күчеп утыруын сорый, аннан алкотектор ярдәмендә тикшерә. Соңгысы чыннан да алкоголь кулланган булуны раслап, 0,585 мг/л күрсәткечен бирә. Шофер урында ук үз гаебен таный, сыра эчкән булуын әйтә. 
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штрафка тартырга дигән карар чыгара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер