Төнлә эчеп йөрү юньлегә илтми
Карар көченә керде
2025 елның 2 ноябрендә нәкъ төн уртасында Чепья авылы Комсомольская урамы буйлап «Лада Калина» машинасы элдерә. Әллә ашыгыч йомыш белән, әллә өенә тизрәк кайтырга ашыккан К.ны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре туктаталар.
Машинаның документларын, идарә итәргә хокук бирүче рәсми кәгазьләрне тикшергәндә шофердан спиртлы эчемлек исе килә. Махсус прибор нәтиҗәләре дә машина йөртүченең алкоголь кулланганын ачыклый, ул үзе дә моны инкарь итми.
Рәсми кәгазьләрне тикшереп, урында төшерелгән видео-материалларны карап, район җәмәгатьчелек суды К.ны 45 мең сум штрафка тарту һәм бер елда 7 айга транспорт белән идарә итү хокукын алу турында карар чыгарды. Карар көченә керде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев