Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Үтердем дә йокларга яттым

29 яшьлек ир-ат үз анасын рәхимсез рәвештә үтергән, дигән хәбәр районыбыздагы һәр кешене тетрәндергәндер

Узган елның 1 мартында N авылында А. белән аның әнисе Н. арасында сөйләшкәндә низаг килеп чыга. Аңы аракы белән томаланган малаенда әнисенә карата җинаятьчел ният туа. Төнлә кухнядан пычак алып, ул әнисенең йокы бүлмәсенә керә һәм күптапкырлар аңа пычак белән кадый. Үзенең үтерү ниятен ахырына кадәр җиткерү максатыннан, ике бүлмәне аерып торучы зур шкафны идәндә кан эчендә яткан әнисенең өстенә аудара.

Суд утырышы барышында хөкем ителүче аңлатканча, ул кичне алар әнисе белән бергә эчкәннәр, бернинди сугыш-талаш булмаган, шашка уйнаганнар:

— Икенче шешәне эчеп бетергәч, мин йокларга киттем. Иртән уянганда әни өйдә юк иде. Шкаф ятканын күреп, аны күтәреп карадым, күтәрә алмадым, көч җитмәде. Әнигә шалтыратып карадым, телефонын алмады. Аннан абыйга, әни аларга килмәгәнме, аны эшкә илтеп куймаганмы, дип шалтыраттым. Абый әнинең аларга килмәгәнлеген әйтте, мин аны, бәлки танышларына киткәндер, дип уйладым. Әнием шкаф астында ятадыр, дип уйламадым да.

Шуннан соң җинаять кылучы «Масленица» бәйрәменә китә, анда ул туйганчы эчә, өйгә ничек кайтканын хәтерләми, өенә дә күршеләре алып керәләр. Икенче көнне уянгач, ул бүлмәдәге шкаф астыннан әнисенең аягы чыгып торганын күрә, башта абыйсына шалтыратып кемгә шалтыратырга икән, дип кызыксына, аннан полициягә хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре килгәннән соң, вакыйга урынын карау барышында йортның йокы бүлмәсендә идәнгә ауган шкаф астында Н. мәете табылган.

А. суд карары белән 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә, җәза вакыты катгый режимлы төзәтү колониясендә узарга тиеш.

Светлана Сафиуллина, 
Татарстан Республикасы Балтач районы суды судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан