Аккошларга тимәгез! (фото)
Төрлесе

Аккошларга тимәгез! (фото)

Шеӊшеӊәр - Чутай юлы арасында Малмыж районына кергән түгәрәк күлне һәркем яхшы белә. Алдагы елда бу күлдә бер пар аккош караӊгы көзгә кадәр булдылар.

Менә бу җәйдә аларныӊ саны инде 7гә җиткән. Бу табигать могҗизалары күлне үз итеп, үзләренеӊ тора торган урыннары итеп сайлап алганнар икән, без аларны моннан куркытмыйк инде. Киләчәктә, бәлки аларныӊ саны тагын артыр, туган ягыбызга ямь өстәр.

250

Нет комментариев