Төрлесе
Алия: “Мин егетләрне дөрес сайламыймдыр?”
Сайтыбызда өр-яңа сәхифә эшли башлады, әлеге сәхифә психолог киңәше дип атала. Үзләрен борчыган сораулар белән укучылар яки аларның әти-әниләре безгә яисә район мәгариф идарәсе каршынада эшләп килүче педагогик- психологик бүлек психологларына мөрәҗәгать итә ала.
"Миңа 17 яшь. Бөтен дус кызларымның егетләре бар. Ә мин ялгыз. Егетләр белән мөнәсәбәтләрем барып чыкмый. Соңгы бер елда гына да өч егет белән очрашып карадым. Бик тиз танышам. Башта бар да яхшы. Ә күпмедер вакыт узгач, миңа кызыгы калмый, араны өзәм. Хәзерге вакытта мин кабат ялгыз. Бу миңа ошамый. Әмма яңа мөнәсәбәтләрдән куркам. Кабат шул ук хәл кабатланыр шикелле. Бәлки мин егетләрне дөрес сайламыймдыр?»
Алия.
Сорауга Балтач мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче педагогик- психологик бүлек психологы Алсу Идрисова җавап бирә:
- Алия, бу проблемага икенче яктан килеп карыйк әле. Әгәр дә син ялгызлыкны гел сайлыйсың икән, димәк, ул сиңа кайсы җире беләндер ошый. Кемгәдер тугрылык сакламыйча, ирекле булырга яратасыңмы, әллә үз планнарыңны икенче берәүнең планнары белән кушарга теләмәүме бу? Бәлки өченче бүтән сәбәптер? Кабат кабатланудан куркам дигәнсең, димәк, эш егетләрдә генә түгел. Эш синең мөнәсәбәтләрнең гел бер сценарий буенча баруында: танышу- кызык эзләү- качу. Синдә гадәти тыныч мөнәсәбәтләргә караганда, яңа танышлыкларга ихтыяҗ зуррак. Кроссворд чишкәндәге кебек: буш шакмаклар тулып беткәнче чишәсең дә, тулгач, икенче битне ачасың. Башкаларның хисләре белән хисаплашмыйча, мөнәсәбәтләрне үзең теләгәнчә башлап һәм тәмамлап йөреп, чын бәхет табып булмый. Иптәш кызларыңныкы кебек мөнәсәбәтләр телисең икән, иң беренче чиратта, үзеңне үзгәрт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев