Алсу Фазлыевадан Мишуи рецепты, ягъни Мароккоча пешкән бәрән ите
Мароккоча пешкән бәрән ите әзерләп карагыз әле. Ит белән яшелчәләр генә дип карасагыз, ялгышачаксыз.
1 баш суган;
1 баш сарымсак;
1 кишер;
ярты чәй кашыгы төелгән кардамон;
чеметеп кенә шафран;
төелгән кара борыч;
1 лавр яфрагы;
тәменчә тоз;
ит күмелерлек су.
2-3 бәрәңге;
1-2 баллы борыч;
1 яшь ташкабак;
200 г кузаклы фасоль (туңдырылганы да ярый);
200 г брюссель кәбестәсе;
150 г гөмбә (яратсагыз).
Зур кәстрүлгә су салып, кайнатырга куябыз. Шунда ук әрчеми генә урталай бүленгән бер баш сарымсак, эре итеп туралган кишер, әрчелгән бер баш суган, лавр яфрагы һәм юып, суы саркытылган ит салабыз. Су кайнап чыгып, шулпаның күбеген җыеп алганнан соң, төелгән кара борыч, кардамон, шафран, тоз һәм 2-3 өч кашыгы үсемлек мае өстибез. Ит шушы шулпада кайнар-кайнамас кына бик озаклап пешсен (2 сәгатьтән дә ким түгел).
Сөягеннән аерыла башлаган итне шулпадан алып, өстенә мул итеп ак май сылыйбыз. Башка май түгел, нәкъ менә ак май гына кирәк, югыйсә итнең өсте без теләгәнчә кызармас. Майланган итне табага салып, 150-180 градус кызулыктагы мичтә өсте кызарганчы тотабыз.
Ашларыгыз тәмле, тормышларыгыз түгәрәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев