Арбашлылар сусызлыктан интегә, проблеманың чишелеше булырмы?
Төрлесе

Арбашлылар сусызлыктан интегә, проблеманың чишелеше булырмы?

- Авылыбызда су юк, кояшлы көннәрдән куркып торабыз инде хәзер, чөнки ул көнне краннан бер тамчы да су күрмибез, ә яңгырлы көнне су бар. Сәбәбе нәрсә микән соң? Ярдәм итегезче дип гозерләрен җиткерә Арбаш авылы халкы.

Әлеге авылда быел гына барлыкка килгән проблема түгел инде бу, авыл халкы моңарчы да сусызлыктан тилмерде. Шуңа да әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиевка мөрәҗәгать иттек.
- Әйе, чыннан да Арбашта андый проблема бар. Бу системаның дөрес эшләмәвеннән. Район җитәкчелеге әлеге мәсьәләдән хәбәрдар. Тиз арада хәл итү өстендә эшләр алып барабыз, - дип аңлатмасын биреп үтте Шамил Вәкилевич.

250

Нет комментариев