Түбән Кама шәһәренеӊ ял итү урынында 11 яшьлек укучы кыз бала аттан егылып үлгән.
Бу хәл 14 апрель көнне була. Дус кызлары һәм әти-әниләре белән бергә ял итү урынына килгән балалар атта йөрергә булганнар. Вафат булган кыз утырган ат кисәк нәрсәдәндер куркып, сикергән. Кыз ияргә тотынып кала алмаган, аягы иярнеӊ аяк куя торган бауларыннан ычкынмаган, шул килеш башы җиргә бәрелә-бәрелә атлар утарына кадәр өстерәлеп кайткан. Күп санлы баш җәрәхәтләреннән кыз вафат булган. Җинаять эше кузгату турында мәьәлә күтәрелгән.
Нет комментариев