Авыл халкы, укучылар сугышта катнашкан авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар (фото)
Төрлесе

Авыл халкы, укучылар сугышта катнашкан авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар (фото)

8 май иртәсендә авылыбыз үзәгендә, сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булды.

Тантанада җирле җитәкчеләр, район вәкилләре, укучылар, укытучылар, авыл халкы катнашты. Митингта катнашучылар сугыш һәм тыл ветераннарына матур теләкләрен җиткерделәр. Мәктәп укучылары үзләренең биюләрен, тантаналы җырларын, шигырьләрен башкардылар. Авыл халкы, укучылар сугышта катнашкан авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә куелган гирляндага чәчәкләр куйдылар.

Илдария Габдрахманова


250

Нет комментариев