Балтач Сабантуена җәяүләп барабызмы
Төрлесе

Балтач Сабантуена җәяүләп барабызмы

Игътибар!!! Бистә халкы, Балтач Сабантуена җәяүләп барыйк!!!

Район Сабан туен оештыру комитеты һәм Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты 2 июльдә Сабан туе көнне юлларда иминлекне саклау максатыннан, транспортлар белән баручылар юлда тоткарлыклар тудырып, "бөке" хасил итмәсен өчен, район Балтач бистәсе халкының "Сабантуй" паркына җәяүләп чыгуларын сорап мөрәҗәгать итә.
"Сабантуй" мәйданына Шушма елгасы аша чыгу өчен ике җәяүлеләр күпере салынган. Беренче асылмалы күпер - гимназия ягында, ә икенчесе Мәктәп (Школьная) урамы буйлап аска төшеп, Комсосмол урамы башында. Җәяүлеләр өчен әлеге күперне ел да "Сорнай" җәмгыяте хезмәткәрләре ясап, яңартып тора.
Хөрмәтле райондашлар, көтеп алган милли, олы бәйрәмебез - Сабантуйның ямен җибәрмичә, матур итеп, имин шартларда үткәрергә насыйп булсын!!!

250

Нет комментариев