Балтачлылар террорчылыкка каршы көрәшә (+фото)
Төрлесе

Балтачлылар террорчылыкка каршы көрәшә (+фото)

Террорчылык үзенең явызлыгы белән яшәешебезнең иң куркыныч проблемасына әйләнде.

Ул булган җирдә һәрчак кеше язмышлары кыела. Террорчылык аркасында социаль һәм милли төркемнәр арасында бер-береңне күралмау барлыкка килә. Шушыларны райондашларыбыз арасында булдырмау һәм террорчылык турында балтачлыларның белемнәрен арттыру максатыннан, "Хыял" яшьләр үзәге активистлар һәм Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә акция үткәрде.

Аның барышында райондашларыбызга "Террорчылыкка һәм экстремизмга - ЮК!" дигән буклетлар өләшенде.



250

Нет комментариев