Балтачның Речная урамында юлчылар ни кылган? (фото)
Төрлесе

Балтачның Речная урамында юлчылар ни кылган? (фото)

Балтач бистәсенең Речная урамында яшәүче бер ханым куанып шалтырата: "Безнең урамда юлчылар янгын сүндерүчеләргә җайлы булсын дип елгага төшү урыны ясадылар.

Хәвеф-хәтәрләр була күрмәсен, әлбәттә. Әмма шушылай саклык чаралары күреп яшәү һәм эшләү әйбәт күренеш. Кайчак янгын вакытларында янгын сүндерүчеләр елгадан су алырга җайлы урын тапмый гаҗизләнә бит", ди ул.

250

Нет комментариев