Балтачта бер ханым егылып чактан гына имгәнми калган күперне төзекләндергәннәр (+фото)
Хәтерләсәгез, күптән түгел сайтыбызда "Балтач мәктәбе янындагы күпердән берәү чак кына аска очмаган", дип язган идек.
Соңгы араларда күпернең бер тактасы сынып, биредән үткән һәркем өчен куркыныч тудыра башлаган иде. Ә бер көнне яңгыр явып киткән арты шушы ватык такта турысында бер ханым егылып, чактан гына имгәнми калды. Ярый әле янәшәдә узып баручы булган. Ашыгыч ярдәм чакыртудан баш тарткач, ханымны машина белән өенә озатып куйганнар.
Шушы көннәрдә күперне ремонтлаганнар. Менә бит эшләсәк була икән, җәмәгать. Ә аның өчен бездә барыбер берәүнең егылып, чактан гына имгәнми калуы кирәк.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев