Балтачта «Брейн-ринг» уеннары үткәрелә
Төрлесе

Балтачта «Брейн-ринг» уеннары үткәрелә

12 февраль көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә «Брейн-ринг»ның зона этабының икенче уены үтте.

Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, "Без тынычлык яклы" темасы астында узды. Чираттагы уенда «Память» (район үзәк хастаханәсе), «Пульс» (Пенсия фонды идарәсе) һәм «Хәтер» (район үзәк китапханәсе) командалары катнашты.
Нәтиҗәләр буенча «Память» - 8, «Хәтер» - 6, ә «Пульс» командасы 4 очка җыйды.
Фото: http://www.socwow.ru/events/biznes_vstrechi/business_games/

250

Нет комментариев