Балтачта "Хәтер агачы" барлыкка килде
Төрлесе

Балтачта "Хәтер агачы" барлыкка килде

Балтач урта мәктәбенең 2 б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Фәридә Низамова белән шушы көннәрдә "Хәтер агачы" дигән проектларын тәмамлады.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Балтач урта мәктәбенең 2 б сыйныфы укучылары "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" дигән девиз астында күләмле проект эшләделәр. Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән бабабаларының исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән алар сыйныф бүлмәләрендә "Хәтер агачы" "утырттылар".

Әлеге проектны тормышка ашыруда сыйныф җитәкчеләре Фәридә Раифовна, укучыларның әти-әниләре бик зур булышлык күрсәтте.

Проектны тормышка ашырганда гаилә архивлары барланды, өлкәннәр белән очрашып сөйләшүләр үткәрелде. Иң мөһиме, укучылар әйтеп-аңлатып бетермәслек зур хезмәт башкарды. Хәзер аларның бабалары, карт бабалары сыйныфларының "Хәтер агачы"нда урын алды. Чыннан да алар онытылмады, батырлар даны мәңгелек.

250

Нет комментариев