Балтачның Ленин урамында тротуар салу эше дәвам итә.
Үзәктәгеләр яңа тротуар турында күптән хыялланды. Ниһаять, Ленин урамының иске Чепья чатыннан балалар бакчасына таба тротуар эшләнә башлады. Төзүчеләр эшне кызу тота, бордюрларны кыска гына вакыт эчендә урнаштырып та куйдылар, хәзер вак таш түшиләр.
Салынасы тротуар шактый күләмле булганыктан җәяүлеләргә бераз кыенга туры килә. Шуңа да алар олы юлга чыгарга мәҗбүр. Машиналар хәрәкәте күп булганлыктан игътибарлы булсагыз иде.
Автор фотолары.
Нет комментариев