Балтачта мохтаҗларга бушка икмәк өләшенә
Төрлесе

Балтачта мохтаҗларга бушка икмәк өләшенә

Бистәбезнең Ленин урамы 136/1 адресы буенча урнашкан «ИНЬ-ЯНЬ» кафесында һәр җомгада пенсия яшендәге мохтаҗ кешеләргә ипи бушка тәкъдим ителә.

Әлеге изге гамәлгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр дә бирегә икмәк китереп куя ала. Изге Рамазан айларында башланып киткән әлеге игелекле гамәл хуҗаларына меңе белән әйләнеп кайтса иде.

250

Нет комментариев