Балтачта "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 70 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләренә барып әңгәмәләр уздырачак.
Игътибар! "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре май һәм июнь айлары дәвамында социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәрнең өйләренә барып әңгәмәләр уздырачак. Боерык күчермәсе "Наз" үзәге белгечләренең кулларында булачак. Шулай ук белгечләр социаль мошенниклардан саклану һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар да үткәрәчәк.
Нет комментариев