Балтачта таксит кеше бәрдергән?
Төрлесе

Балтачта таксит кеше бәрдергән?

Беркөнне бистәнең 3нче номерлы балалар бакчасы яныннан үтеп барышым. Юлдагы хәлне күреп телсез калдым: юл аша чыгучы ирне әздән генә такси машинасы таптатмый калды.

Әти кеше юл кырыенда машинасын калдырып, балалар бакчасына чыга торган җәяүлеләр чыга торган урын янына килеп, ике яктагы машина хәрәкәтеп карап, юлны аркылы чыга башлады. Үзәк ягыннан очып килгән такси машинасы әздән генә ирне бәрдертми калды. Ярый әле әти кеше хәлне тиз арала аңлап, юлны йөгереп үтте.

Йөрәгем табан астына ук төшеп китте. Ә ир кеше нишләгәндер?

Ярый, кышкы эңгер-меңгердә күз күреме начар дип зарланабыз, бу бит җәен яп-якты, кояшлы көн... Кая чабалар, ник ашыгалар бу шоферлар. Юлларда бит күпме кеше язмышы. Анда бит читләрнең генә түгел, сезнең якыннарыгыз, балаларыгыз, әти-әниләрегез язмышы, юкса. Шаярмыйк алар белән.

250

Нет комментариев