Ватан сакчылары һәйкәлендәге ВВС әләмен урлаганнар.
Әле узган ял көннәрендә генә Ватан сакчылары һәйкәле янында хәрби һава көчләре гаскәрләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп узган иде. Берничә көн үтүгә күңелсез хәбәр килеп иреште: бәйрәм барышында егетләр урнаштырган символик әләм (флаг) юкка чыккан. Кем алган , ни өчен? Нәрсәгә кирәк булган ул? Юлдан узып баручы чит кешеме , Балтач яисә район кешесеме ? Әлбәттә бу сорауга җавап табуы кыен...
Әле алай гына да түгел, үзләре артыннан сок савытларын да һәйкәл тирәсенә ташлап киткәннәр.
Бер-береңә хөрмәт, игътибар дигән кешелеклелек кыйммәтләрен әллә инде югалтып бетердекме, җәмәгать? Юкса, ул хәрбиләр арасында кемнәрнеңдер әтиләре, абыйлары, бабайлары, туганнары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев