Бистәнең Алтын ай кибете каршындагы Нариман урамы белән кисешә торган тыкырыкны җәй буена бер мәртәбә булса да чистартмадылар.
Чүп үләннәре коймадан да биек булып, юлда үткәннәргә сәлам биреп утыралар. Бу урам кайсы оешмага карый икән?!
Бәлки бу тирәдә яшәгән шәхси хуҗалыклар һәм куп катлы йорттагылар белән субботник оештырырга кирәктер. Тирә-ягыбызның чисталыгы, матурлыгы һәркемгә кирәк. Бу очракта бистә башкарма комитеты башлап йөрүче булырга тиештер.
Нет комментариев