Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Соңгы көннәрдә ил буйлап давыл котыра, яшенле яңгырлар ява.
Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә һөҗүм иткән гарасат 16 кешенең гомерен өзде. Йөзләгән ауган агач-куаклар, ватылган-җимерелгән машиналар, җәмәгать транспорты тыгыннары - Мәскәү урамнарының өсте аска килде.
Синоптиклар җимергеч давыл безнең республикага килми дип тынычландырган иде дә, әмма кичә берничә районда көчле җил өермәсе котырган. Ул каралты-кураларны җимергән, йортларның түбәләрен, капка-коймаларын алып аткан. Бер сүз белән әйткәндә: коточкыч! Ходай сакласын!
Нет комментариев