Иртәгәге Мөселман балалар Сабантуенда кунакларны пылау белән сыйлар өчен 300 килограмм кишер тураганнар

Елның-елында, иртәгә Бөрбашта Мөселман балалар Сабантуе дигән көнне, бистәнең Раиф мәчетендә пылау пешерер өчен кишер турыйлар. Һәм һәр елны кишернең килограммы арта бара, быел менә 300 килограмм тураганнар. Әлеге мәгънәле, игелекле, матур гадәт 7 сәгатькә сузылган.

Хөрмәтле райондашлар! Кишере күп пылау бик тәмле була, иртәгә авыз итеп карарсыз һәм чыннан да шулай икәнлегенә инанырсыз. Күркәм бәйрәмебезгә килми калмагыз.

Нет комментариев