Светофор 2000 сумга товар сатып алган кулланучыларына лотерея өләшкән дә, бүген шуны уйнатты.
Биредә начар тауар сатыла дип сөйләшкән булабыз, кулланучысы күпме икән бит менә, ул машина ике яклап тезелгән, полиция тора сакта, кеше өстенә кеше. (СХТ һәм аның йөзәрләгән эшчесе үз халәтенә кайткан диярсең...) Аларның һәммәсе дә ике меңлек тауар алган кешеләр бит, ярый да бүген арзанлы үтүк белән чәйнеккә куана-куана кайтып баралар. "Реклама алымы"н эшли белә бу сәүдә ноктасы, кайбер кибетләр мәгълүмат чаралары реклама бирергә аз суммасын кызганганда, болар 1 мең чыгарып 100 мең акча эшли. Менә хикмәт нидә, сату бармый дип борын салындырып утыруда түгел, ә рекламалар ясый белүдә.
Нет комментариев