Ничек күңелле менә!, - "безнең урамда да бәйрәм! Урамыбызны төзекләндерделәр, асфальт килде", дигән хәбәрләрне кабул итү.
Хәйран озак төзекләндерелми торган бистәнең Салих Сәйдәшев урамына да ничек матур иттереп асфальт түшәп куйганнар. Их, Нормага керә торган юлларны да шулай матурласалар иде, җәен-көзен ямап, күз буяп кына куймасыннар иде... Чакырып такси да килми бит, килсәләр дә урамыгыз начар дип "елыйлар". Урамыгыз, дип дөрес әйтә алар, җирле җитәкчеләрне бит үзебез сайлыйбыз, төзекләндертүне үзебез үк тә кайгыртырга тиешбез.
Ә инде күптән асфальт көткән урамда бәйрәм икән, бер тыпырдап биеп тә алыгыз, куанычы озаккарак барыр...
Нет комментариев