Бәйрәм җитте, хезмәттәшләр!
Төрлесе

Бәйрәм җитте, хезмәттәшләр!

Хөрмәтле иптәшләр! Һәммәбез өчен дә кадерле һәм күркәм бәйрәм - илебезнең хәрби Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.

Без гаять тә тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләр, горур диңгезчеләр! Хәтта космонавт Юрий Гагарин да безне югары бәяләп, атом-төш көймәсендә йөзүчеләр алдында баш иям, дигән. Районыбызда яшәүче диңгезчеләрнең барысы да диярлек атом-төш көймәсендә хезмәт иткән курку белмәс егетләр. Ил чикләрен иксез-чиксез, зур су асларында саклау ул кыюлык кына түгел, батырлык һәм горурлык та.

Бәйрәм белән сезне, мөхтәрәм райондашлар! Хезмәт иткән еллар хатирәсе чәчләребезгә ак төсләр булып уелып калса да, күңелләребез һәрчак көр, дөньяларыбыз тыныч, гаиләләребез имин булсын. Чикләребездән дошман үтеп кермәсен. Рәхәт яшик, дус булыйк. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормышлар, хәерле хезмәт көннәре телим.

Наил ХӨСНЕТДИНОВ,
җәмгыять рәисе.
Фото: stihi-dari.ru

250

Нет комментариев