Балтач бистәсендә яшәүче Чулпан Гобәйдуллина Беренче каналдан баручы «Могҗизалар кыры»нда («Поле чудес») катнашып кайтканнан соң беренче тапкыр очрашып, танышырга язган иде миңа.
Аннан соң да гел күрешеп тордык. Социаль челтәрдәге шәхси битенә Чулпан апа ТНВ каналыннан баручы «Башваткыч» тапшыруыннан фотолар куйгач, әллә татарның «Могҗизалар кыры»на да бардыңмы дип кызыксындым, ләкин ул юк, җанатар буларак кына дия иде. Шулай да тәвәккәлләгән бит, «Башваткыч»та катнашып, көндәшләренең борынына чиерткән. Зөлфәт Зиннуров та шаккаткан райондашыбызга. Чулпан апа әлеге тапшыруда катнашып кайтканнан соң Марзия Сәләхова-Мухина түбәндәге шигырьләрен юллаган аңа:
Җанатар булсаң да ярый
Синдәйләр "баш ватканда"!
"Могҗиза кыры"нда
Сиңа Якубович шатланган!
Мәскәүдә дә таныткансың
Татарның тапкырлыгын!
Бүгенгедәй гел чибәр дә,
Ачык һәм акыллы бул!!!
***
Сокландырдың һәммәсен дә,
Афәрин, Сиңа, Чулпан!
Җавапны әйтә дә сала,
Уйланып тормый юктан!)
Күп укуның нәтиҗәсе
Үзен шулай сиздерә!
Көчең юкка сарыф итми,
Шул диңгездә йөз генә!
Киләчәктә иҗатта да
Тусын уртак җимешләр!
Беркайда да сынатмаслар,
Дустым, Синең кебекләр!
Нет комментариев