Чулпан ял  иткән чагында да җиңү яулый
Төрлесе

Чулпан ял иткән чагында да җиңү яулый

Чулпан Габделганиева «Болгар» радиосының Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән "Әниемнең җылы кочагы" дигән конкурсында беренче урын яулаган.

Чулпанның Казан шәһәрендәге "Ярдәм" мәчетендә тернәкләнү курслары узуы хакында сайтыбызда язган идек. Моннан тыш, Чулпан «Болгар» радиосының Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән "Әниемнең җылы кочагы" дигән конкурсында да катнашкан. Һәм беренче урын яулаган. "Болгар" фонды рәисе Фәрид Фәиз улы Мифтахов котлау сүзләрен җиткереп, Чулпаныбызга фонд исеменнән бүләк тапшырган.

250

Нет комментариев