Эремчек суы эчәсеӊме
Төрлесе

Эремчек суы эчәсеӊме

Авылда җирендә сәламәтлек өчен файдалы булган табигый ярдәмчеләрне ныграк файдаланырга мөмкинлек бар. Шуларныӊ берсе - эремчек суы.

Ул кеше организмы өчен бик файдалы. Анда сөт шикәре, минераль тозлар, тиз эри торган аксым бар. Сөт шикәре эремчек суына эч йомшарта торган сәләт бирә, эч катканда аннан да уңайлы дәва юк.

Ул сидек куарга сәләтле, тән шешенүне кайтара. Ашказанындагы черүче флораны тышка куа, яшь, файдалы флора үстерергә булыша. Эремчек суын ач карынга - иртән эчәргә киңәш ителә. Көнгә бер стакан җитә.

Эремчек суында окрошка, салкын борщ әзерләргә, коймак пешерергә була.

Фото: http://yandex.ru


250

Нет комментариев