Яңа ел бәйрәмнәрендә "Факел" клубы хезмәткәрләре үзәк чыршы янында күңелле уеннар оештырдылар.
Уеннар балалар өчен дә, зурлар өчен дә аерым үткәрелде. Балалар пирамида, күркәләр җыйдылар, йомырканы төшермичә йөгерү буенча ярыштылар, чиләккә беренче булып кар тутыруда көч сынаштылар. Балалар һәрбер ярышта бик актив катнашып, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләргә бик сөенделәр. Зурлар да алардан калышмады, "Сазлык", "Шортиклар киеп йөгерү", "Чаңгылар", "Көрәк белән хоккей" кебек уеннарда бик сөенеп ярыштылар. Дәртле музыка һәм уеннар паркта ял итүчеләрнең кәефен тагын да күтәрде. Һәрбер катнашучы истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Нет комментариев