“Факел”лылар балаларның әзерлекләрен тикшерде
Төрлесе

“Факел”лылар балаларның әзерлекләрен тикшерде

21 декабрь көнне "Факел" клубы хезмәткәрләре Каенлык урамында урнашкан шугалакта сәламәтлеккә багышланган чара үткәрде. Тимер аякта шуу балаларның сәламәтлеген ныгытуда һәм физик әзерлекләрен үстерүдә зур роль уйный. Уен программасына "Яшь хоккейчылар", "Паровоз", "Боулинг", "Змейка", "Кем җитезрәк" кебек уеннар кергән иде. Балалар аларда бик теләп катнашты, һәрбер конкурста актив булып, үзләренең...

21 декабрь көнне "Факел" клубы хезмәткәрләре Каенлык урамында урнашкан шугалакта сәламәтлеккә багышланган чара үткәрде. Тимер аякта шуу балаларның сәламәтлеген ныгытуда һәм физик әзерлекләрен үстерүдә зур роль уйный. Уен программасына "Яшь хоккейчылар", "Паровоз", "Боулинг", "Змейка", "Кем җитезрәк" кебек уеннар кергән иде. Балалар аларда бик теләп катнашты, һәрбер конкурста актив булып, үзләренең әзерлекләрен күрсәттеләр. Әлеге кичтә шугалактагы мөһит бик күңелле һәм дус иде. Барлык командалар да бүләкләргә лаек булдылар.

250

Нет комментариев